Путевка ал һәм ярты бәясен кире кайтар!

15 майдан Башкортстанда яшәүчеләр балалар ялы өчен сатып алынган юлламалар бәясенең яртысын кире кайтара ала.

Республика парламенты вице-спикеры Эльвира Аиткулова әйтүенчә, аңа гражданнардан яңа түләүне алыр өчен документлар җыю тәртибе һәм механизмы буенча сораулар килә башлаган.

– Президентның Хөкүмәткә оператив рәвештә норматив акт эшләргә кушуы һәм бу сезонда ук акчаларны кире кайтарулары дөрес. Быел балалар ялына ихтыяҗ зур булуын күреп торабыз, чөнки үткән ел пандемияле булды. Балалы гаиләләргә ярдәм итү – демографик хәлне яхшыртуга тагын бер адым. Миңа, депутат буларак, гаиләгә ярдәм итү буенча мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Узган ел без авыл җирендәге демографик хәлне анализладык. Пандемия фонында күрсәткечләр бик яхшыдан түгел иде. Коронавирус чорында гаиләләргә бирелгән түләүләр  гражданнарга нык ярдәм булды, – диде Эльвира Аиткулова.

Балалар лагерьларына алынган юллама бәяләренең бер  өлешен компенсацияләү турындагы инициатива республикада яшәүчеләрнең күпчелеген кызыксындырды да инде.

Автор : Таҗиева Руфина
ИСТОЧНИК: https://omet-rb.rbsmi.ru/